Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова вәгъдә турында стандарт булмаган яңа җыр яздырган

news_top_970_100
Гүзәл Уразова вәгъдә турында стандарт булмаган яңа җыр яздырган
Фото җырчының социаль челтәрдәге шәхси битеннән

Гүзәл Уразованың «Вәгъдә бирәм» дигән яңа җыры музыкаль мәйданнарга чыкты. Яңа җырның авторы – Салават Шәихов.

«Бу салкын җәйгә кайнар яңа җыр белән килеп керәбез. «Вәгъдә бирәм» сезнең күңелгә хуш киләчәк. Яшьләрчә, стандарт булмаган бу җыр сезгә ошаса, димәк, сез күңелегез белән яшь әле. Ә күңел яшь булса, яшьнәп, яратып рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә. Тормышта биргән минем иң зур вәгъдә, ул сөйгәнем белән ни булса да, гомеремнең соңгы минутларына кадәр бергә булырга», – дип язган ул яңа иҗат җимеше турында.

Тамашачылар җырны «каз тәннәре чыгарлык булган» дип бәяләгән.

Гүзәл Уразова яңа җырын яңа фотосессиясе белән тәкъдим иткән. Комментарий калдыручылар дүрт бала анасыннан сөйкемле, гүзәл һәм матур булып калу серләрен сораган.

«Аның шундый булып калуы яратылып һәм күңел тынычлыгы белән яшәүдә», – дип җавап биргән аларга җырчының виртуаль дусты.

Яңа җырны тулысынча монда тыңларга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100