news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовага 15 ел элек кигән күлмәкләре хәзер дә ярый - видео

news_top
Гүзәл Уразовага 15 ел элек кигән күлмәкләре хәзер дә ярый - видео
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова виртуаль дусларына элекке концерт сезоннарында кигән күлмәкләрен күрсәткән. Алар арасында гәүдәсенә сыланып торганнары да, патшабикәләрнекенә охшаганнары да, йомшак уенчыклар тегелгән үзенчәлеклесе дә, һинд кызы образындагы күлмәкләр дә бар.

«Белсәгез минем ничек сөенгәнемне! Бу күлмәкләрне хәтерлисезме? Алар – минем 17, 15, 14 ел элек кигән киемнәрем. Үзләре миңа бүген дә ярыйлар. 20 еллык юбилей концертларында күрешүләрне көтеп калабыз», – дип язган ул Телеграм каналында.

Җырчының сәхифәсен карап баручылар Гүзәлнең бик чибәр икәнлеген билгеләп үткән. Аны чит ил җырчыларына да, модельгә дә, актрисаларга да охшаталар. 

«Видеоны тавышсыз караганда җырчы Бейонсене хәтерләттегез, аеруча кыска күлмәкләрегездән һәм чалбарлы костюмнардан чыкканда»;

«Ак костюмда сез чын Латин Америкасы матуркайларына охшап каласыз. Ул костюм – иң зәвыклысы, миңа барысына караганда да күбрәк ошады»;

«Соңгы күлмәгегез белән сез коеп куйган Дженифер Лопес», – дип комментарийлар калдырганнар. 

Берәү исә: «Күлмәк өчен балаларыгызның уенчыкларын алдыгызмы?» –  дип сәер сорау биргән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар