
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган һәм Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап биргән.
– Узган язда сәламәтлегең белән проблема булды. Яраткан тамашачың, «ах» итеп, синнән яңалык көтте инде. Хәзер хәлең ничек? Гомумән, үзеңне формада тоту өчен нәрсәләр эшлисең? Бәлки, кемгәдер ул киңәш булып яңгырар.
– Бүген инде, Аллаһка шөкер, рәтләндек. Тамашачыны йөдәтеп, үземнең проблема турында сөйлисе, тамашачы күңеленә авырлык саласы килмәде. Шуңа күрә тәртип. Үзем дә сизмәстән шундый хәл килеп чыкты. Ләкин сәламәт туклану, үземне формада тотуга элек тә кискен карый идем. Кайбер ризыкларны бөтенләй ашамыйм. Спорт залына барып җитә алмыйм, бүгенге көндә минем өчен спорт – ул сәхнә. Ничек булса да үземне формада тотарга тырышам.
– Гүзәл Уразованың ниндидер кагыйдәләре, көн саен ясый торган күнегүләре бармы?
– Пресс ясыйм, велосипед, «йөгерә торган дорожка»м бар, атнасына бер булса да менеп төшәм. Концерт уза торган шушы 3 сәгатьне организм көтеп тора. Көн дә эшләнгән эш булгач, ул – ритм, организмның биологик режимы. Шул вакытта энергия чыга торган вакытны көтә. Аннан соң төнге сәгать 12дә ашауны көтеп тора (көлә). Төшке ашны ашап өлгерсәк – ашыйбыз, аннары концерт алдыннан мин ашамыйм, икенче ашау – төнге сәгать 12дә. Бу – бик әйбәт түгел, әмма эшебез шундый.