news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Үзем дә ышанмыйм. Шатлыклы күз яшьләре дә, борчулысы да бар...»

news_top
Гүзәл Уразова: «Үзем дә ышанмыйм. Шатлыклы күз яшьләре дә, борчулысы да бар...»
Гүзәл Уразованың телеграм каналыннан

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның олы кызлары Эллари быел мәктәпне тәмамлаган.

«Эллари кызыбыз 11нче классны тәмамлады. Үзем дә ышанмыйм. Соңгы кыңгырау тантанасы буена күземнән яшьләр кипмәде. Шатлыклы күз яшьләре дә, борчулысы да бар инде. Балаларны гел кечкенә итеп янда күрәсе килә бит. Шушы бәхетле вакытларның кадерен, тәмен тоям.

Барлык балаларга да тормышта үзләрен табуларын, куйган максатларына ирешүләрен, бәхетле булуларын телим», – дип язган Гүзәл телеграм каналында һәм бәйрәм мизгелләреннән фотолар белән дә уртаклашкан.

Без дә җырчының теләкләренә кушылабыз. Элларига һәм барлык чыгарылыш укучыларына ак юллар. Хәерле сәгатьтә!

Фотолар Гүзәл Уразованың телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар