news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова «Тун астында сельдь» салатын рулет итеп төреп ясарга өйрәтте

news_top
Гүзәл Уразова «Тун астында сельдь» салатын рулет итеп төреп ясарга өйрәтте
Фото: Видеодан скриншот

Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Тун астында сельдь» салатын яңача итеп ясау ысулын күрсәтте. Җырчы бу традицион Яңа ел салатын рулет итеп ясый икән.

«Яңа ел табынына гел үземнең традицион рецепт буенча яраткан казымны пешерә торган идем. Быел инде яңача итеп «Тун астында сельдь» салатын ясап карыйк әле бергәләп», – ди җырчы.

Ингредиентлар:

  • сельдь балыгы,
  • чөгендер,
  • кишер,
  • йомырканың агы һәм сарысы,
  • бәрәңге,
  • майонез,
  • бизәү өчен укроп белән гранат.

Башта яшелчәләр белән йомырканы пешерергә һәм угычтан уарга кирәк. Аннары полиэтиленга чөгендер, кишер, йомырка, бәрәңге һәм иң азактан сельдь балыгын җәеп салырга. Катлам саен майонез сыларга. Аннары катлап җәйгән ингредиентларны рулет итеп төрергә. Рулет өстен укроп һәм гранат белән бизәргә.

Бик тәмле «Тун астында сельдь» рулеты әзер! Гүзәл Уразова әйтүенчә, ул мондый рулетны еш ясый һәм Яңа ел табынына да әзерләргә җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар