Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова күз яшьләре аша: «Яшисе килә. Бөтен чирләрне җиңеп...»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова күз яшьләре аша: «Яшисе килә. Бөтен чирләрне җиңеп...»
Видеодан скриншот

Мәскәүдә операция кичергәннән соң, Гүзәл Уразованың өенә кайтуы турында хәбәр иткән идек. Соңгы арада җырчы социаль челтәрләрдә дә активлык күрсәтмәде. Кичә ул беренче тапкыр сторисларга чыккан.

«Хәерле көннәр, дуслар. Ниһаять, мин, беренче тапкыр дип әйтсәм дә дөрес булыр, элемтәгә чыктым. Моңа кадәр сторисларда да, туры эфирда да булмадым. Хәлем дә булмады, теләгем дә дигәндәй…

Күпләрегез «югалттык» дип язасыз. Дуслар, бик зур рәхмәт барчагызга, яме. Миңа терәк булып, догаларыгызны укып, көч биреп торганыгыз өчен», – дип күз яшьләре аша сөйли ул.

«Менә шундый авыр чакларда сезнең терәк булуыгыз канатландырып тора мине. Шуннан соң яшисе килә… Тизрәк бөтен чирләрне җиңеп, сезнең янга чыгасы килә. Иң кадерлесе шул – сезнең янәшәмдә булуыгыз», – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100