Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов 20 еллык юбилей концертында нәрсә белән шаккатырачак?

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов 20 еллык юбилей концертында нәрсә белән шаккатырачак?
"Татар-информ" архивы

«Ике мең кыйммәтле таш белән бизәлгән боҗра, ак каурыйлардан ясалган эксклюзив күлмәк, 50 иң югары дәрәҗәдәге артист бер сәхнәдә.

Мин 11 метр биеклектә. Гөмбәз астыннан мине төрле яклап су юып тора. Тирә-якта кинокамералар, коптерлар, ут куелышы һәм бу төш түгел». 

Юк, бу кино түгел, дуслар. Гап-гади татар артистларының концерты. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үзләренең 20 еллык юбилей концерты башкалардан үтә дә аерылып торсын өчен әнә шундый әйберләр уйлап тапкан.  Артистлар татар эстрадасы гына түгел, рус шоу-бизнесындагы кайбер җырчыларның да борынына чиртергә җыена инде әллә. Гүзәл Уразова бу турыда үзенең телеграм каналында яза. Концертның репетициясеннән бер фото да урнаштырган. 


«Без сезнең өчен уникаль программа әзерләдек. Дүшәмбе сәгать унда юбилей сезонына әзерлек турында проморолик күрсәтәчәкбез һәм алдагы концерт турында кайбер нечкәлекләрне дә сөйләрбез», – дип яза Гүзәл Уразова.

Җырчылар концертны бик текә булачак дип ышандыра.  «Без сезнең өчен 20 ел эчендә булган иң яхшы әйберләрне әзерләдек», – дигән ул. 

Көтеп карыйк. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 июль 2022
    Исемсез
    Булдыралар 👍🔥
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100