Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ботларыгызны ачып йөрергә җыенасызмы?» – Гүзәл Уразова тамашачылардан ярдәм сораган

news_top_970_100
«Ботларыгызны ачып йөрергә җыенасызмы?» – Гүзәл Уразова тамашачылардан ярдәм сораган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Телеграм каналында яңа образда фото куйган.

«Килешәме соң? Сезнең ярдәм кирәк, дуслар. Бу образны яңа сезонга алыргамы?» – дип тамашачыларга мөрәҗәгать иткән җырчы.

Бу уңайдан фикерләрен язучылар ике төркемгә бүленгән. Беренче төркем образны хуплап, «Сезгә нәрсә кисәгез дә килешә», «Үзенчәлекле», «Ут», «Матур костюм, сезгә килешә», «Сезгә килешмәгән кием юктыр», – кебек комментарийлар калдырганнар.

Ә икенче төркем исә, образдагы перчатка урынсыз, артык зур, протез кебек, дигән фикердә.

«Аякта да, кулда да итек», «Матур түгел», «Шулай ботларыгызны ачып йөрергә җыенасызмы», «Татар эстрадасы өчен күлмәкнең ерыгы югарырак», «Костюм матур, әмма перчатка барысын да боза», «Тупас образ», – дип комментарийлар калдырганнар.

«Бу образ Илсөядә бар инде», – дигән берәү, җырчы Илсөя Бәдретдинованың узган сезондагы образын күзаллап.

 

Фото: © Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100