Гүзәл Уразова тамашачылар бик көткән җырның премьерасын тәкъдим итә: «Шундый вакыт хәзер»
Гүзәл Уразова «Мин яратам сине, тормыш» дигән җырның премьерасын тәкъдим итә.
«Бу җырны бик сорадыгыз, көттегез. Мин беренче тапкыр аны ишеткәч, Риназ Фазлыйәхмәтов бу җырны язган икән, дидем. Мин яратам сине, тормыш! Соңгы арада күп җырларымның сүзләр авторы Айгөл Вәлиуллинага да рәхмәт.
Бу җыр сезгә яшәү көче өстәсен иде. Шундый вакыт хәзер. Барыбызга да кирәк. Мин яратам сезне», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Тамашачылар да тормыш турындагы җырны ошатулары турында комментарийларда белдергән.