Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова балалары белән Таиландның Пхукет утравында ял итә. Гаилә 9 гыйнвар көнне Андаман диңгезе буена киткән иде. Бүген аларның ял сәфәре ахырына якынлаша. Гаилә иртән Мәскәүгә, аннан Казанга кайтырга җыена.
«Иртәгә иртә белән Мәскәүгә очабыз. Юл хәлләрен, һава торышын карап барабыз да… Моның кадәр булганы юк иде әле. Исән-сау кайтып җитәргә язсын», – дип язган Гүзәл Уразова һәм Таиландтагы ял күренешләре җыелган видео урнаштырган.