Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова «Показуха» сортлы кыярларын күрсәтә

news_top_970_100
Гүзәл Уразова «Показуха» сортлы кыярларын күрсәтә
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Гүзәл Уразова теплицасын күрсәтте. Рәт-рәт итеп утыртылган суган, редис, кыяр, помидор үсентеләре Гүзәл Уразованың оста җырчы гына түгел, тырыш бакчачы икәнен дә күрсәтә. Хуҗабикәнең теплицасына чыгып, эш нәтиҗәләрен барлап йөрүен ире Илдар Хәкимов төшереп торган. «Бүген помидор утырттым», – дип, көндәлек тормышы белән уртаклаша җырчы бу видеода.

«Быел кыярлар матур гына үсеп килә, чәчәктә утыралар. «Показуха» кыярлар. «Беләсеңме бездә нинди сорт?» – дип эндәшә ул кечкенә кызы Арианага. Безнең бит шәхси сортыбыз бар – «Показуха» дип атала», – дип шаярта җырчы.

Видеода сабый яшел суганнан авыз итә. Парлы җырчылар кечкенә кызчыкларының бу кызыксынуын сокланып күзәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100