news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Өйдән чыга башласак, йөрәк өзелә...»

news_top
Гүзәл Уразова: «Өйдән чыга башласак, йөрәк өзелә...»
Фото: Гүзәл Уразова сәхифәсеннән

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның төпчек кызлары Ариана һәрвакыт әти-әнисе белән булырга тели икән. Сабыйның якыннарыннан бер генә минутка да аерыласы килми, ничек кенә юмаласалар да, әти-әнисе белән барырга теләвен әйтә. Гүзәл сторисларында әнә шундый аерылышу мизгелләренең берсен күрсәтә.

«Минем сезнең белән барасым килә. Аз гына мөмкинме? Мин сезгә комачауламам», – ди нәни.

«Беләбез, кызым, безгә комачау итмәячәгеңне. Тик син монда кал, ял ит инде, яме», – ди аңа әнисе.

«Ю-ю-к, минем сезнең белән барасым килә», – ди Ариана.

«Кызым, бүген безнең концерт бит. Концертта нишлисең инде син?» – дип кушыла аларга әтиләре.

«Син монда ял ит, урамда йөр, тәмле әйберләр аша, йокла», – дип үгетләвен дәвам итә Гүзәл дә.

«Юк, минем сезнең белән барасым килә», – ди һаман Ариана. Еламаса да, сабыйның күзләре моңсу.

«Менә шулай, нәрсә булса да, безнең белән барасы килә. Бернәрсәгә дә алыштырмый безне», – дип сөйли видеода Илдар Хәкимов.

«Өйдән чыга башласак, йөрәк өзелә… Ариана гел, сезнең белән барам, ди», – дип язган Гүзәл Уразова, видеоны шәрехләп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар