Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова нәни кызының кырыс диетасы турында: «Тәмлене елап та, үтенеп тә сорый»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова нәни кызының кырыс диетасы турында: «Тәмлене елап та, үтенеп тә сорый»
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның кече кызы Арианада атопик дерматит һәм йомырка агына аллергия. Шул сәбәпле, баланы диңгезгә ешрак йөртергә тырышалар. Анда баланың, дарулар эчмичә дә, 3 көндә төзәлүе турында сөйләгән иде җырчы.

«Ариана кырыс диетада. Әлегә карабодай, брокколи, кәбестә, ташкабак, дөге ишене генә ашарга ярый. Ә аның иң яраткан ризыклары – ул шоколад, торт, бал, чипсы. Бу ризыкларны өстәлдә күреп калса, «кызым, бу сиңа ярамый, тегесе ярамый» дип әйтәбез. Ул, әлбәттә, безгә ачулана. Кайвакытта «зинһар өчен, берне генә» дип кычкырып елап та, үтенеп тә сорый.

Ә бу юлы төелгән кукуруз бөртекләрен (хлопья) үзе каяндыр табып алган да, без аңардан үтенеп сорагач, бездән көлеп, «юк» дип утыра. Ачу сакламый ул, ә хәтере әйбәт», – дип язган җырчы.

Видеоны караучылар сабыйны кызганып та куйган, шуңа бәләкәчнең сәламәтлеге тизрәк ныгуын теләгәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 февраль 2024
    Исемсез
    Ариана - нинди исем соң ул. Берәр чил ил исемеме, әллә мөселман исемеме? Дүрт балагызның да исемнәре импортный дип беләм. Үзегез чалма кигәнсез, имеш татар кызы. Куярга кирәкми мондый язмаларны Контактка. Бәлки инде гыйбрәт өчен дисәгез инде...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100