Гүзәл Уразова «Язлар булып кайт» җырына яңа сулыш биргән.
«Хәтерлисезме бу җырны? Хәтерләсәгез, кайда ишеткән идегез, ничек итеп исегездә калган? «Язлар булып кайт» – Марат Мухин миңа язган бердәнбер җыр, күптән түгел ул аны яңартты. Ничек чыккан? Супер бит!» – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырчының тамашачылары бу җырны хәтерләүләре һәм иң яраткан җырларының берсе булуы хакында язып калдырган.