Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова култык таягы белән концерт куярга җыена?

news_top_970_100
Гүзәл Уразова култык таягы белән концерт куярга җыена?
"Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә култык таягы белән йөргән видео белән уртаклашты. Шундый хәлдә булуга карамастан, ул концертларын туктатырга җыенмый. Бу хакта ул #бирешмибез хэштегын куеп язган.

«Хәзер кызык инде, кичә көч-хәл белән Оренбургка килеп җиттем. Чаңгыда таудан төшеп, бер җир белән бәрелгән идем. Оренбургның 4нче шәһәр хастаханәсенә төнлә кереп рентген ясаттык. Сынмаган, нык бәрелгән булган. 5 көн ятып кына торырга кушканнар иде дә бит. 2 көн Оренбургта концерт куярга кирәк. Тамашачылар көтеп торганда, ничек итеп шунда килеп, ятып калыйм инде мин. Хәзер авыртуны баса торган дарулар эчәм дә, гель сөртәм һәм сәхнәгә...» – дип язган җырчы.

Видеода күренгәнчә, җырчы култык таягы белән атлый. Гүзәлне ире Илдар Хәкимов култык таяклары белән дөрес йөрергә өйрәтә. Алар бирешми, көлешәләр.

Җырчының виртуаль дуслары бу хәлгә борчылган, сәламәтлеген сакларга киңәш иткәннәр. Кемнәрдер «күз тигән» дип тә юраган, хәтта челтәрле бизнес вәкилләре дару урынына үз фирмалары гельләрен тәкъдим иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100