Гүзәл Уразова көчле рухлы җырын тәкъдим итте. Яңа җыр «Алга атларбыз» дип атала.
«Без – тырыш, уңган, булган милләт. Килешәсезме, дуслар? Шуңа күрә тик алга гына! Милләтебезнең иң зур байлыгы – аның халыкы. Бер-беребезгә кирәк булып булып, терәк булып яшик. Горурланып, сезнең хакта җырлыйм!» – дип яза ул.
«Татар халкының горурлыгы»;
«Нинди көчле җыр!»;
«Минем галәмем, фәрештәм, яраткан татарым, кадерле җаным»;
«Хит булачак»;
«Бик көчле»;
«Ут җыр», – дип кабул иткән халык яңа җырны.