Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова кибет ачты: җырчыны арзанлы күлмәкләрне «космик» бәягә сатуда гаеплиләр

news_top_970_100
Гүзәл Уразова кибет ачты: җырчыны арзанлы күлмәкләрне «космик» бәягә сатуда гаеплиләр
Салават Камалетдинов

Җырчы Гүзәл Уразова, егерме еллык концерт программасына әзерләнүдән тыш, тагын бик зур эшләр башкарып йөрим, дип хәбәр итте. Хәзер ул үзенең шәхси бренды белән киемнәр сата башлады.

Беренче коллекциясе әзер булгач кына, Гүзәл шатлыклы яңалыгы турында социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Фотолардан күренгәнчә, җырчы һәм аның олы кызы Эллари яңа киемнәрне, модельер буларак, үзләре үк тәкъдим дә иткәннәр.

«Каршы алыгыз! Без ачылдык!

Була бит әле би-и-ик зур хыял. Син аның белән ятасың, аның белән уянасың.

Бер ел буе әзерләндем: бер ясадым, бер сыздым. Тукымаларны сайлап, бөтен модельләрен ясап, килештереп, барыгызга да килешле булсын диеп, энәсеннән җебенә хәтле җитәкләп, бу эшнең азагына чыктык. Ниһаять, килеп чыкты кебек. Беренче коллекциямне сезгә тәкъдим итәм. Бүгеннән үз брендым астында «GUZEL URAZOVA» кием кибете эшли башлады… 42дән 52гә кадәр бөтен размерлар бар. Үзебез тектек, рәхәтләнеп сөенеп киегез», – дип игълан иткән җырчы Телеграм каналында.

Фото: Гүзәл Уразованың Телеграм каналыннан

«Искиткеч!», «Шә-ә-әп!», «Хәерле эшләр, афәрин!», «Уңышлар сезгә», «Бик яхшы булган», «Эшләрегез гөрләп торсын»,  – дип, күпләр әлеге яңалык өчен сөенгән. Ләкин, сөенүчеләр белән бергә көенүчеләр дә бар. Андыйлар бәяләрнең кыйммәт булуына ишарәләп: «Гүзәл, ачуланмагыз, гади халык өчен түгел бу киемнәр. Унбиш мең хезмәт хакы алган эшче биш меңгә бер «рубашка» кия алмый. Ә киемнәр шәп, затлы, сүз дә юк», «Килешәм, гади халык өчен түгел, кыйммәт...», «Бик затлы киемнәр. Безнең кебекләргә фотодан гына карап куанырга», «Барысы да бик матур. Кызганыч, бик кыйммәт», «Космик бәяләр»,  – дип уфтанганнар.

«Бер яңалык та күрмим. Минем яшь чактагы киемнәр. Бәлки, тукымасы гына икенчедер», – дип комментарий калдыручы да булган.

«Иптәшләр Татарлар» Телеграм каналы исә: «Күрәсең, теге коры порошоклар керем кертүдән туктаган. Уразова ханым хәзер үзенең киемнәрен җитештерә башлаган. Ну, үзенеке, дип инде... Менә бу блузка, мәсәлән, Трикотаж Плюста – 1555 сум, ә GUZEL URAZOVAда 5130 сум тора. Сүз уңаеннан, икесенең дә составы бер төрле, ясалма. Нишләп әле артыгын түләргә?» – дип язган. 

Бу аңлашылмаучанлыкларга ачыклык кертергә теләп, без Гүзәл Уразованың ире Илдар Хәкимовка шалтыраттык. Ни дисәгез дә, ир – баш, бигрәк тә, сүз мондый мәсьәләләр хакында барганда. Кызганыч, Илдар әфәнденең генә «Интертат» хәбәрчесе белән сөйләшергә вакыты да, теләге дә булмады булса кирәк. «Бу хакта мин бернәрсә дә белмим. Нәрсәдер сөйләргә теләгем дә юк. Сезнең редакциядә безнең турында, гомумән, бервакытта да юньле әйбер язганнары юк», – дип җавап бирде Илдар Хәкимов.

Фото: «Иптәшләр Татарлар» Телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100