news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова кабат Мәскәүгә хастаханәгә барган

news_top
Гүзәл Уразова кабат Мәскәүгә хастаханәгә барган
Фото: © Абдул Фархан, "Татар-информ"

Гүзәл Уразова Мәскәүдә, ул операциядән соң тикшеренүләр уза. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Безне югалтмагыз, без Мәскәүдә. Табиблар ай саен килеп тикшеренеп торырга кушты. Алла теләсә, озак тормабыз. Алда концертларыбыз көтә», – дип сөйли җырчы.

Гүзәл Уразова апрель азагында операция ясаткан иде. Тик җырчы бүгенге көнгә кадәр нинди операция кичерүен әйтми.

«6 сәгать операция кичердем. «Барысы да яхшы үтте», – дип хәбәр иткән иде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар