Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Ирен кабартмадым, күкрәк куйдырмадым...»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Ирен кабартмадым, күкрәк куйдырмадым...»
Салават Камалетдинов

Җырчы Гүзәл Уразова яңа образда төшкән фотосурәтен социаль челтәрләрдә урнаштырган. Яңа образ дип, икенче төрлерәк макияж ясаткан һәм күзлек кигән. Ә фото астына Гүзәл болай дип язган:

«Кеше үзендә нидер үзгәртергә тиештер бит инде, ә? Ирен кабартмадым. Гафу итегез, күкрәк куйдырмадым. Бүтән җирләр дә «не накачанный». Ну хет күзлек килешәме соң миңа, ә? Языгыз әле», – дигән ул.

«Чибәр кешегә бар да килешә инде ул», – дип комментарий калдырган композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев. Шундыйрак мәгънәдәге җылы сүзләрне тагын бик күпләр язган. «Шәп фото! Текә образ... Кинода төшсәгез дә була. Мондый образ бик күп ир-атларның башын әйләндерәчәк», «Килешә күзлек, ләкин, күзең күрсә, кимә, яме», – дигәннәр.

«Мин сезне танымадым», «Сез болай «завуч»ка охшагансыз», «Кыргыз кызларына охшап калгансыз», «Сез бизәнгән килеш матур, ләкин чын, ягымлы Гүзәл түгел инде. Сез – чын, үзегез килеш матуррак», – диючеләр дә булган.

«Күкрәк белән ирен кабартмасаң, кашың-керфегең үзеңнеке түгел инде», – дигән берәү. Гүзәл әлеге комментарийны җавапсыз калдыра алмаган һәм болай дип җавап биргән: «Кашка гына бәйләнә күрмәгез. Картәниемнең кашы!»

Иң мөһиме, Гүзәлнең яңа образы аның тормыш иптәше Илдар Хәкимовка хуш килгән, күрәсең. Ул: «О-о, әнисе, кичкә киярсең әле», – дип көлгән.

«Бишенче артыннан – күзлек киепме әллә?», «Самир артыннан барганда күзлекме, эшләпәме кидегез әллә? Безгә дә бер малай кирәк иде, серегезне ачыгыз әле», – дип шаярткан Гүзәлнең виртуаль дуслары.

Фотолар: Гүзәл Уразованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 ноябрь 2022
    Исемсез
    Узенэ тугел Иркэгэ охшагансыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100