Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова ирен дәвалый: «Чире көчәеп китте»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова ирен дәвалый: «Чире көчәеп китте»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Илдар Хәкимовның сәламәтлеге какшап китүен хәбәр иткән идек. «Кичә кич кинәт кенә Илдарның хәле начарайды», – дип язды Гүзәл Уразова социаль челтәрдә, иренең «капельница» астында ятуын күрсәтеп.

Җырчы пар эшнең нәрсәдә булуын аңлатты һәм Илдар Хәкимовның өй шартларында ничек дәвалануын күрсәтте.

«Илдарга уколлар язганнар, әлегә дәвалауны дәвам итәбез. Мин хәзер ярты ставкага медсестра булып эшлим», – дип тә шаярта Гүзәл.

«Кичә (Илдар) «капельница» астында яткач, курыктык. Чире көчәеп китте, инде күптән – ничә еллар гайморит белән. Мин уколлар салам», – дип, Гүзәл Уразова вакыйгага ачыклык кертте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 февраль 2024
    Исемсез
    Бу жырлаучылар неужели бераз грамотно яза алмыйлар? Ледокаин дигэн суз бармы ул?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100