Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова ире Илдар Хәкимов турында: «Соңгы арада әрләшә башлады...»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова ире Илдар Хәкимов турында: «Соңгы арада әрләшә башлады...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә бер видео куйган. Анда ул берсеннән-берсе матур сәхнә күлмәкләре арасында, гармунга кушылып, татар халык җыры – «Авыл көе»н суза. Ә видео астына артист болай дип язып калдырган.

«Ә-ә-әй, бер үзебезчә гармун белән җырлашыйк әле. Күңелләрегез күтәрелсен, дусларым.

Илдар гына соңгы арада әрләшә башлады. «Сөяккә калдың бит инде, озакламый «анорексия»ң башлана инде, 54 кило авырлыгың...» – ди. Уф-ф, тегеләй дә ярамый, болай да», – дип уфтанган Гүзәл.

Дөрес, соңгы арада Уразова күзгә күренеп ябыкты. Дүрт бала тапкан әни, дип һич әйтеп булмый. Моны Гүзәлнең ире Илдар Хәкимов кына түгел, тамашачы да күрә, чамалый. Әлеге видео астындагы комментарийлар арасында да Илдарны сүзләрен хуплап язучылар байтак булган. «Әйе шул, Гүзәл, Илдар дөрес әйтә. Бик ябыксың. Диетада утырсыңдыр инде, әзрәк тазар, сәламәтлегеңә зыян килә күрмәсен...», «Дөрес орыша Илдар. Син тамашачыларга гына түгел, гаиләңә дә кирәк», «Шулхәтле ябыккансың, Гүзәл. Бер 5 килога артыграк булсаң, бик әйбәт булыр иде, кәнишне. Исән-имин бул, балам, чирләп китмә түлке», – дип язганнар.

Шулай ук, киресенчә, Гүзәлнең бүгенге көндәге буй-сынына сокланучылар да булган. «Барби» курчагы сыман», «Җаны барның тәне бар, диегез Илдарга, бер дә пошынмасын», «Беркемне дә тыңламагыз. Әгәр дә сезгә шушы авырлык белән уңайлы икән, димәк, сезнең күңелегез дә канәгать. Шәхсән мин сезне менә шушылай яратам. Иң мөһиме, бүтән ябыкмагыз, артыкка китмәсен. Дүрт бала әнисенең мондый гәүдәсенә һәркем көнләшеп карый, билгеле», – дигәннәр.

Фото: Гүзәл Уразованың Телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100