Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Әле психологка барып җитмәдек, шулай да «ычкынган» чаклар була инде»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Әле психологка барып җитмәдек, шулай да «ычкынган» чаклар була инде»
"Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, булган вакыйгаларга нигезләнеп, «Нигә белмәдем» дигән җырларына клип төшергәннәр. Клипта төп рольне Гүзәл белән Илдар үзләре уйнаган. Сценарий буенча бер-берсен аңламаган ир белән хатын, киңәш сорап, гаилә психологына мөрәҗәгать итә. Ә аннары? Аннары инде барысы да төштәге кебек кенә җайлашып китә.

Бу – безнең тормышның бер өлеше, – дип билгеләп үткән Гүзәл Уразова, яңа иҗат җимешләрен шәрехләп. – Әле психологка барып җитмәдек, шулай да «ычкынган» чаклар була инде. Буран да туздырабыз, яшен дә яшьнәтәбез, көләбез дә, елаган чаклар да була. Тик бирешмәскә тырышабыз. Ни булса да, без бергә. Яраткангадыр, күрәсең. Бүгеннән «ни өчен яратасың» дисәләр, үзем дә белмим, нигә яратканымны әйтә алмыйм. Әллә без генә ике җүләрме?» –  дип сораган ул тамашачыларыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100