news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар гаиләсендә сөенечле яңалык

Артым бар! Юк ла инде, Гүзәл түгел, ә песиләре бәбәйләгән.

news_top
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар гаиләсендә сөенечле яңалык
Владимир Васильев

“Безнең Милашка бүген әни булды”, – дип хәбәр иткән Гүзәл социаль челтәрләрдә. Кайчан гына әле бу песигә җырчы бөтен тамашачысы белән исем эзләгән иде, менә бит, инде нинди сөенече белән уртаклашкан.

“Ничә бала китерде?” “Яхшы хәбәр бит бу! Балаларын кайда куясыз?”, “Әле мәче туе да уздырырсыз. Барысын да үзегездә калдырасызмы әллә?”, “О-о, нинди зур сөенеч, Раббым!”, “Артым белән сезне! Бәбиләрен күрсәтерсез”, “Исән-сау булсыннар”, “Котлыйбыз”, – дип уенын-чынын бергә кушып, ихлас шатланып язганнар Гүзәлгә виртуаль дуслары.

“Хәзер инде оныклар тәрбиялисе була,” – дип көлгән Гүзәл үзе дә.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 апрель 2022
    Исемсез
    Песине дэ монда яза башладылар мени инде!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар