Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов котлаулар кабул итә

news_top_970_100
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов котлаулар кабул итә
Владимир Васильев

Җырчы гаиләнең өйләнешүләренә 20 ел гомер узган икән инде. Бу истәлекле вакыйганы искә алып, Гүзәл «Телеграм» каналында никах көненнән тарихи видео белән уртаклашкан.

«Бүген 7 март, безнең никахка – 20 ел... Хәзер Илдар, балалар белән утырып, чәй эчәбез. Җаным, рәхмәт булганың өчен. Мин сине бик яратам», – дип, мәхәббәтен аңлаткан ул пар канаты – Илдар Хәкимовка.

4 балалы бу матур гаиләгә тамашачылары тарафыннан җылы эчтәлектәге бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән.

«Бик матур гаилә сез!», «Иң-иңнәре!», «Сезнең турында нәрсә генә сөйләмәсеннәр, ләкин сез – искиткеч гаилә, шушы көнгә кадәр бер-берсен яратучы гашыйк пар! Үз талантыгыз, үз көчегез белән шушындый дәрәҗәгә җиткән кешеләр. Сезнең кебекләр бармак белән генә санарлык», – дип, Гүзәл белән Илдарга сокланганнар.

Видеога карап, гомернең тиз үтүен, никахлар да элек икенче төрлерәк узуын искәртүчеләр дә булган. «Әйе, мода үзгәрә, ә Гүзәл белән Илдар – шул ук!» – дип язып куйган берәү.

Иҗади гаиләне никах көннәре белән без дә тәбриклибез, алдагы гомерләре дә бүгенгедәй бәхетле, тигез булсын, һәрчак шулай бер-берләренә «җаным» диеп эндәшеп яшәргә язсын.

Видео: Гүзәл Уразованың «Телеграм» каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100