Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концертларының чуты буталган?..

news_top_970_100
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов концертларының чуты буталган?..
https://vk.com/urazova_official

ВКонтакте социаль челтәрендә «Подслушано. Тат-шоубиз» дигән «татар эстрадасы турындагы иң субъектив төркемдә» Уразова концертының ничәнчесе икәнен тәфсилләп язганнар, аңлатканнар, җырчы гаиләнең концертлар исәбендә ниндидер ялгышлык булуын дәллилләргә тырышканнар.

Гүзәл  Уразова шушы ук социаль челтәрдә үзенең рәсми төркемендә: «Җитәр, Уразова, бер атна ял иттең. Бүгеннән без егерме кешелек зур төркемебез белән киләсе 20 еллык сезонга әзерлекне башлыйбыз... Егерме ел эчендә җырлаган иң популяр җырлар диеп, сез нинди җырларны атар идегез?..» – дип язган булган.

Җырчының әлеге игъланын күреп, булса кирәк, берәүләрдә зур кызыксыну уянган һәм бик күп сораулар туган. Җитмәсә, ул берәү әлеге күренешне «Тулы программа буенча алдау...» дип бәяләгән.

«Шушы көннәрдә очраклы рәвештә социаль челтәрләрдә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов 20нче сезонга әзерләнә башлаганнар дигән хәбәргә юлыктым.

Башта сорау туды: «Ничек инде 20нче сезон? Мин нәрсәнедер белми калдыммы әллә? Әле яңа гына 17нче сезонны гөрләттеләр түгелме соң?..»

Комментарийлар арасында да бу сорауларны бирүче юк иде. Ә бәлки Гүзәл белән Илдар әлеге юбилей сезонына ике ел алдан әзерләнә башларга ниятләгәннәрдер?!

Кыскасы, мин моңа ачыклык кертергә теләдем. Мәгъүмат эзли торгач, миндә тагын бер сорау барлыкка килде: бәлки, Гүзәл һәм Илдарның зур сәхнәгә чыгуларына егерме ел буладыр һәм алар шуны билгеләп үтәргә уйлаганнардыр (ә концерт исәбе буенча түгел)?!.

Кайдан килдеме миңа бу сорау? Хәзер аңлатам. Кайбер чыганакларга таянып, түбәндәгене ачыкладым: 10нчы сезоннан соң Уразовалар бер ел ял иткәннәр. Дөресрәсе, концерт сезоны үткәрелмәгән. Бу аларның кызы Камилла туу белән бәйле хәл. Шуннан соңгы киләсе сезонны алар 11нче дип игълан иткәннәр (аңлавымча, бу вакытта алар инде 12нче ел сәхнәдә булганнар).

Аннан китеп, тагын бер ел шулай, уллары Самир тугач, төшеп калган. Һәм янәдән бер ел – кечкенә кызлары Ариана туу сәбәпле.

Хм-м, кызык, барысы өч концерт сезоны «пропущен». Математиканы искә төшерсәк, татар эстрадасының популяр пары инде 21нче ел сәхнәдә килеп чыга бит?! Ә нишләп алар 20нче сезонга әзерләнә башлаганнар?

Сораулар күп, җаваплар юк!

Бәлки сез аңлатып бирерсез, иптәшләр? Бәлки әле Гүзәл белән Илдар үзләре моңа карата берәр комментарий бирерләр? Хәер, шикләнәм», – дип язганнар әлеге төркемдә.

«Ничәнче сезон булса да, «какая разница»? Алар рәхәтләнеп җырлый, тамашачы рәхәтләнеп тыңлый. Шул җитми мени?»

«Халык аларны ярата, яратып тыңлый, концертларында һәрвакыт аншлаг. Шуның белән бар да аңлашыла бит инде. Ничәнче сезон булса да, барыбер. Ярар, бала да тапсыннар, ел аралаш куйдылар ди концертларын... Халык Гүзәл белән Илдарны барыбер ярата инде»,

«Бер дә исегез китмәсен! Бу чүп кенә. Иң мөһиме алар тыңларлык һәм алкышларга лаек җырчылар. Соңгы сезонда булдым мин. Әйе, 19нчы сезон дип сөйләделәр. Ә плакатларында 17нче дип язылган иде. Гүзәл моңа аңлатма да бирде, тик моңа игътибар итүче генә булмады. Чөнки бөтенесе концертның үзе белән хозурлана иде. Киләсе сезонны да, тәртип буенча ничәнче булса да, көтәбез! Хөрмәтле артистларыбызның утызынчы тамашаларын да күрергә насыйп булсын иде,»– дип бер тавыштан җырчы гаиләне аклап, яклап язганнар әлеге төркемнең язылучылары.

Соңгысына җавап итеп «Подслушено. Тат-шоубиз» тагын болай дип язып куйган: «Шундый вак-төяктән башлана да инде эшнең сыйфаты».

Тырнак астыннан кер эзләү түгел бу, чынлап та, кызык, нишләп болай болганчык килеп чыкты икән?..

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100