Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова гарьлегеннән елаган....

news_top_970_100
Гүзәл Уразова гарьлегеннән елаган....
"Татар-информ" архивы

Җырчы беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясавын искә алган. Бактың исә, ул аңа җиңел генә бирелмәгән икән. Ул чагында яшь җырчы бик нык борчылган, хәтта гарьлегеннән елаган да. Бу турыда ул социаль челтәрдә язган.

«Бу көннәрдә монда керергә бик вакытым да булмады. Бөтенләй югалды бу димәгез пажалысты, бик зур планнар белән янып йөрибез. Киләсе сезонда егерме ел була...

Исегездәме, 2002 елда «Татар җыры» фестивалендә беренче тапкыр чыгыш ясаган идем. Ул минем туган көн көнне иде әле. Андагы дулкынлануым һаман истә. Кулларым тирләп, хәлем бетеп, сүзләрен онытмасам ярар иде дип җырлап чыктым. Җитмәсә, шул көнне иртән торган идем, егылып китә яздым – иренемә чабырткы чыккан. Гарьлектән еладым рәхәтләнеп. Шундый җаваплы көндә чыкмасаң ярамыймы, дип.

Уф, искә төшерәм дә, көләсе килә хәзер үземнән. Ә вакыт үткә-ә-ән, сизелми дә үткә-ә-ән... Нинди җыр белән белән чыккан идем, хәтерлисезме?» – дип сораган Гүзәл виртуаль дусларыннан.

«Нигә болай ашкынасың йөрәк», «Синең серең», «Озак яшә, әнкәй» дигән өч җыры арасыннан сайлау мөмкинлеге биргән. Комментарийларга карасаң, беренче һәм өченче җырга күбрәк тавыш биргәннәр. 

«Озак яшә, әнкәй» дигән җыр белән. Бу җырны хәзер дә яратып тыңлыйм. Аерым шушы җыр өчен чиксез зур рәхмәт сезгә. Яратам үзегезне», «Озак яшә, әнкәй» җыры.  Ялгышмасам, башыгызга кепка кигән идегез. Чалбар белән кофтадан идегез, кофта өстеннән челтәрле ниндидер кием элгән идегез бугай», – дип Гүзәлнең егерме ел элекке образын да искә төшереп маташкан берәү.

«Чабырткы салкын тигәндә генә түгел, нәкъ менә дулкынланганда да чыга шу-у-ул», – дип кисәткән икенче берәү.  

Ә сез Гүзәл Уразованың беренче чыгышын хәтерлисезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100