news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова Гаилә көне уңаеннан: «Авыр чаклар да булды, түзәргә кирәк...»

news_top
Гүзәл Уразова Гаилә көне уңаеннан: «Авыр чаклар да булды, түзәргә кирәк...»
Гүзәл Уразованың телеграм каналыннан

Җырчы үзенең телеграм каналындагы дусларын Гаилә көне белән тәбрикләгән. Ир-хатын мөнәсәбәтләре, гаилә ныклыгы кебек төшенчәләр турында үз фикерен дә әйткән.

«Гаилә көне белән. Яратып яшәгез, хыянәт итмәгез. Балаларыгыз күп булсын. Бәхетле булыгыз.

Аерылган гаиләләрне хупламыйм. Икесе дә гаепле. Кайбер чагында түзәргә дә кирәк. Яратасың икән – түзәсең дә, көтәсең дә инде.  Вакыты белән авыр чаклар да булды, булмады түгел. Мин дә аны яратып сабыр иткәнмендер, ул да шулай ук кичергәндер.

Гаилә бер булырга тиеш гомергә, килешәсезме? Кимчелекләр һәрберебездә бар. Менә шул кимчелекләрне үзебездә дә, сөйгән кешебездә дә киметү зур көч тә инде. Калганы «отговорки» гына», –  дип язган дүрт бала анасы Гүзәл искиткеч матур гаилә фотолары белән дә уртаклашып.

«Сезне дә бәйрәм белән. Бик дөрес язгансыз», «Дөрес сүзләр»,  «Гаиләгезгә күзләр генә тимәсен!», «Шулай, Гүзәл, ирен яманлап, үзе әйбәт булган кебек сөйләүчене яратмыйм. Ике кеше дә гаепле андый очракта», «Гел шулай гөрләтеп яшәгез, акыллым! Мин сезнең гаиләне бик яратам. Тамашачыгыз», – дип язганнар Гүзәлгә телеграмдагы дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар