news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова эротик уеннарга кинаяле шаян клип төшергән

news_top
Гүзәл Уразова эротик уеннарга кинаяле шаян клип төшергән
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гүзәл Уразова Илшат Гыйниятуллин сүзләренә, Риназ Фазлыйәхмәтов көенә язылган «Күчтәнәч» җырына кызык клип төшергән.

Клипның эчтәлеге буенча иҗади гаилә, чакырылган бәйрәмнәргә бара алмау сәбәпле, ике гаиләгә дә бүләк җибәрергә була. Авылда яшәүче өлкән парга дирбия – ат җигү өчен кирәк-яраклар, ә яшь парга СПАга сертификат җибәрәләр. Тик почтада бүләкләрнең адресатларын бутыйлар һәм әби белән бабай шәһәргә СПАга килә. Ә яшь пар, бүләкне алгач, эротик уеннар фантазиясенә бирелә.

Аннары иҗади гаилә гастрольләрдән кайта һәм ике гаиләне дә кунакка чакыра. Кунаклар бүләкләр өчен рәхмәт әйткәндә барысы да ачыклана.

Тамашачылар клипны ошаткан, «иң кызыклы клип» дип бәя биргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар