Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова энесе белән сеңлесен күрсәткән: «Охшаганбызмы?»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова энесе белән сеңлесен күрсәткән: «Охшаганбызмы?»
социаль челтәрләр

Гүзәл Уразова үзенең бертуган сеңлесе Гөлназ һәм энесе Раушан белән фотога төшкән. «Охшаганбызмы?» – дип кызыксына җырчы үзенең «подписчик»ларыннан.

«Кичә очраклы рәвештә күрештек тә: «Әйдә фотога төшик әле, миндә бер нормальный фото юк сезнең белән төшкән», – дим. Көлештек.

Бер Казанда яшәп, очрашырга вакыт юк. Сездә дә шулаймы ул?
Аптырап беттек, фотога төшәргә оялалар. Лайклар жәлләмәгез әле үзләренә.
Раушан безнең гел кечкенә иде. Бу бала үсәр микән, дип борчыла идек. Хәзер без аның янында «метр с кепкой», – дип язган Гүзәл Уразова.
«Өчегез дә бик матурлар. Ләкин энегез аеруча чибәр»;

«Сөбханаллаһ, матурларсыз. Нык охшашкансыз, туган туганга охшый инде ул. Күзләр тимәсен»;

«Сеңлегез белән аеруча охшашкансыз. Читтән карап торганда игезәкләр дип уйларга да була», – дип язалар аларга.

Раушан – әтисенә, ә Гүзәл белән Гөлназ әниләренә охшаган, дип уйлаучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100