news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова дистә ел элек яздырган «Көтәм сине» җырын кызы Эллари белән җырлый башлаган

news_top
Гүзәл Уразова дистә ел элек яздырган «Көтәм сине» җырын кызы Эллари белән җырлый башлаган
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гүзәл Уразова ике дистә ел элек яздырган «Көтәм сине» җырын кызы Эллари белән җырлый башлаган.

«Көтәм сине» җырын мин 2001 елның декабрь аенда яздырган идем. Бүгенге кебек хәтерлим. Оскар Усмановның студиясе ул вакытта Бауман урамында «Матбугат йорты»нда урнашкан иде. «Минем серем» альбомына соңгы җырларның берсе булып керде ул. Ул вакытта мин әле булачак тормыш иптәшем Илдар Хәкимов белән дә таныш түгел идем.

Хәзер инде бу җырны мин кызым Эллари белән башкарам. Менә бит, узган гомерләр – аккан су кебек, дип, юкка әйтмиләр. Чын ретро җыр, дип әйтергә була. Рәхәтләнеп тыңлагыз», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырның авторлары – Оскар Усманов һәм Рәмис Аймәт.

«Хәзер мондый җырлар язылмый. Күңелгә үтеп керә»; «Сандугач кызлар»: «Бигрәкләр дә матур җырлыйсыз инде. Бик яратам иҗатыгызны»; «Артисттан артист туа» кебек комментарийлар бихисап. Шулай ук Гүзәл Уразованың концертын да яратып караулары һәм югары дәрәҗәдә узуы турында да комментарий калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар