Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова чәйнәгән сагызны Илдар Хәкимов йоткан

news_top_970_100
Гүзәл Уразова чәйнәгән сагызны Илдар Хәкимов йоткан
Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге битеннән

Хәзерге вакытта Гүзәл Уразова ире Илдар Хәкимов белән сәяхәт итә. Ул социаль челтәрдәге битләрендә ялдан матур фотолар куя. Шулай ук Илдар белән танышу һәм гашыйк булу тарихын язуын дәвам итә.

«Илдар белән ашханәгә кердек. Артистларга өстәлгә салат, аш, карабодай белән гуляш, компот тезеп куелган. Бу – минем өчен бик күп, ә ул вакытта Илдар бик ябык иде. Минем аны ашатасым килде. Ул үзенекен сыпыртып ашап куйды да миңа карап утыра. Мин карабодайны ашый гына башлаган идем.

«Илдар, мин ашап бетерә алмыйм, калдырырга яхшы түгел, бәлки, ашап бетерерсең», –  дидем. Ул ике дә уйламыйча «давай» диде. Мин тәлинкәсе белән бирдем. Берзаман Илдар авызын тотты да ашаганын кире чыгарды. «Әллә таш эләктеме?» – дип сорадым, куркып. Ул «юк» дип укшып куйды. «Нәрсә булды соң?»

«Карабодайга повар авызыннан сагыз төшкән», – ди ул.

Хәзер монда мин гаепле булып чыктым бит инде. Аннары искә төште:, мин бит авызымдагы сагызны ашар алдыннан өстәлгә куйган идем. Карыйм, өстәлдә сагыз юк», – дип хатирәләрне яңарткан җырчы.

Бу мәзәк хәл иҗади гаиләнең дусларының кәефен күтәргән. Алар смайликларны мулдан калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100