news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова бишенчегә авырлы?

news_top
Гүзәл Уразова бишенчегә авырлы?
Фото "Татар-информ" архивыннан

Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйган соңгы фотоларын карап, үз шикләре турында язып калдыручылар бар. Алар җырчыны бишенчегә көмәнле дип уйлый.

«Сез авырлы, бу — күренә инде», «Миңа гына күренәме соң, әллә чыннан да авырлымы», — дип язучыларга: «Сезгә генә алай тоелмый», – дип, калганнар да кушылган.

«Кызлар, авырлы булсам, үзем әйтермен сезгә», — дип язган җырчы, комментарийларга җавап итеп. Шулай ук Уразова «бәби көткән» вакытын – видео да күрсәткән. «Әгәр дә авырлы булсам, шундый булыр идем», — дип тә өстәгән җырчы шушы видеосы янына.

Хәзер Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов 4 бала тәрбияли – аларның 3 кызлары һәм 1 улы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар