Җырчы Гүзәл Уразовага кызыклы сораулар биргәннәр. Мини-интервью форматында артист үзенең шәхси тормышы, гаиләсе һәм иҗатка карашы турында фикерләре белән уртаклашкан.
Сез бер ай шоколад, баллы ризыклар ашамый тора аласызмы?
Син минем авырткан җиремә басасың. Әгәр үземә сүз бирсәм, шушы әйберне эшләмим яки эшлим дип, шулай була. Әмма шоколадка «юк» дип әйтә алмыйм.
Гүзәл Уразова сәхнәдә кемне дә булса кабатлый алыр идеме?
Юк, Гүзәл Уразова, телисезме-теләмисезме, һәрвакыт Гүзәл Уразова булып калачак. Мин нинди бар, шундый. Мин бервакытта да беркемне дә уздырырга теләмим, бу миңа кирәкми. Мин Гүзәл Уразова булып кына җырлый алам.
Балалардан башка гына җыенып, берәр җиргә сәяхәткә китә аласызмы?
Юк, китә алмыйм. Минем гаиләм зур, балаларым күп. Минем аларны сөендерәсем килә. Мин, дөресен генә әйткәндә, үземне сирәк кайгыртам. Балаларым, тамашачыларым, сәхнә дип яшим. Аннан соң йөрәк авырта башлый. Шуңа моны булдыра алмыйм.
Гүзәл Уразова берәр ел гастрольгә чыкмыйча яши аламы?
Бүгенге көндә булдыра алмыйм.
Бер көн телефонсыз торасың дисәләр?
Рәхәтләнеп бер өч көн ял итәр идем. Шундый урын булса әйтерсез әле, яме.
Гүзәл Уразова бишенче тапкыр әни булырга теләр идеме?
Теләр идем. Мин аны булдыра да алам. Ләкин булдыру белән генә түгел бит әле. Без Илдар белән: «Аллаһка шөкер, 4 балабыз бар. Аларны үстереп, зур юлга чыгарасыбыз бар», – дип уйлыйбыз. Оныклар да күрәсебез килә, шуңа күрә туктарбыз, мөгаен.