Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Безнең белән булган хәлне сөйлим әле...»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Безнең белән булган хәлне сөйлим әле...»
Гүзәл Уразованың шәхси аккаунтыннан

Җырчы теплоходтагы бер сәфәре вакытында килеп чыккан көтелмәгән хәл турында телеграм каналында язган.

«Уфалар, Башкортстаннар бармы монда? Хәтерегездә булса, элек «Акчарлак» теплоходында Агыйдел буйлап йөзә идек. Шул сәяхәтләребезнең берсендә безнең белән булган хәлне сөйлим әле.

Сәгать төнге унберләр тирәсе. Без сәяхәттән соң Илдар белән теплоходтан чыгып барабыз. Шул вакытны бер апа йөгереп килеп керде дә: «Зинһар, сумканы бирегез», – дип елый башлады. Капитан Юраны күпләр белә инде. Ул да аптырап калды. «Нинди сумка?» – дип сорый. Теге апа: «Зур сумка, зинһар, бирегез», – дип тезләнде хәтта. Без аптырап, нинди төстә иде соң, дип сорыйбыз. Анда нәрсә бар иде, дибез. «Кара төстәге зур спорт сумкасы», – дип елый-елый такмаклый апа. Эзли торгач, өстәл астыннан килеп чыкты бит теге. Бу апа сумканы ачып җибәргән иде – эче тулы төргәк-төргәк акча! Бактың исә, ул көнне әлеге апа килешү төзегән булган икән, ләкин ул өенә кайтып, сумкасын калдырырга өлгермәгән, Гүзәлнең җырлавын яратам дип, теплоходка туры килгән. Ярый әле сумканы өстәл астыннан берсе дә күрмәгән, яисә күреп тә, тимәгән.

Уфаларым, сумка-сумка акча кирәк түгел, әз генә дә җитә. Иң мөһиме, үзегез килегез», – дип Гүзәл Уфа тамашачысын җәйнең иң озын көннәренең берсендә табигать кочагында җырлашып ял итәргә чакырган.

«Эх, ностальгия! Вакытында Идел елгасы буйлап «Ракета»ларда да йөзә идек», «Казанда нигә юк икән теплоход-шоу? Без дә барыр идек», «Казанда да оештырыгыз әле. Бөтен эшне калдырып киләбез», – дип язганнар җырчыга виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100