Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Без тагын бала көтәбез...»

Бу көннәрдә 10 көн дәвамында «Уникс» концертлар залында иҗади гаилә – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның тамашалары гөрләде. Шуның 9нчы көнендә мин дә булып кайттым.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Без тагын бала көтәбез...»
Сөмбел Могыйнова

Зал шыгрым тулы иде. Билетларны мин 1 ай чамасы алдан алып куйган идем инде, анда ук юньле урыннар бетеп бара иде. (Кызыксынучылар өчен: 1нче рәттән 2 билет 3 200 сумга төште). Нык әзерлекле тамаша. Сәхнә бизәлеше, ут куелышы, тавыш яңгырашы, костюмнар – барысы да югары дәрәҗәдә. Уразова 20 елдан артык гомер эчендә җырланган иң популяр җырларын башкарырга тырышты сыман кебек тоелды. Попуррилар күп булды. Кайсы җырын алма – хит инде.

Татар эстрадасы җырчыларын яратып тыңлыйм, еш булмаса да, концертларга да йөрим. Ләкин, минем моңа кадәр татар эстрадасында мондый форматтагы, бу дәрәҗәдә зәвыклы концерт күргәнем юк иде әле (Элвин Грейга барганым юк, кисәтеп куям). Концерт карарга килгән җырчы, юмор остасы Данир Сабиров та: «Шаккаттып утырам. Тагын нәрсәләр уйлап чыгарырсыз икән. Сәхнә аннан күтәрелә, моннан ачыла, Гүзәл тегеннән килеп чыга, я өскә менә. Үз концертларымда мин сәхнәнең кайсы почмагыннан сикерим икән?! Тамашачыны ничектер шаккатырырга кирәк бит...» – дип көлдерде.

Концертта күбрәк җыр арты җыр үрелеп барды. Аерым алып баручылар юк иде. Күп сүз булмады. Юмор җитми калды. (Ярар ла, анысына Данир Сабировка барырбыз инде.) Ара-тирә Гүзәл һәм Илдар үзләре генә халык белән аралашып алдылар. Шул сөйләшүләрнең берсендә Гүзәл гаиләләрендәге бер «сер» белән уртаклашты:

– Әйтмәм дә дигән идем... Әйтсәм әйтим инде... Без тагын бала көтәбез бит, – диде ул.

Халык алкышларга күмеп, котлау сүзләре яудыра башлагач кына, җырчы, көлеп, сүзен дәвам итте:

– Хәзер инде төнге клубтан бала көтәбез, дим. Әллә нәрсә уйлап утырмагыз. Теге дүртесен кеше итәсе бар әле, – дип, алдагы җырны җырларга олы кызлары Элларины чакырды. Әниле-кызлы дуэт Гүзәлнең иң беренче җырларының берсе булган «Сине көтәм» җырын искиткеч моңлы итеп башкарды. Эллари миңа бик тыйнак, әти-әнисе сүзеннән чыкмый торган, акыллы кыз булып тоелды.

Дөресен әйтик, Илдар Хәкимов бу концертта икенче планда гына булды. Әйтерсең лә Гүзәл күлмәк алыштырсын өчен генә сәхнәгә чыгып кергән кебек. Хәер, концертның афишаларында да, экранда да «Гүзәл – Илдар» дип түгел, «Уразова» дип язылган иде шул. Миңа калса, Илдар әфәнде сәхнә арты, оештыру, административ эшләрне үз җилкәсенә алып, иҗаттан әзрәк читләшә төшкән. Шулай да, хөрмәтем зур минем бу кешегә. Ник дисезме? Чөнки ул чын ир-атларча хатын-кызга юл куя, минемчә. Гүзәл Уразованың татар эстрадасында бүгенге көндә тоткан урыны өчен Хәкимовның да өлеше зур, һичшиксез.

Тамаша дәвамында Гүзәл татарча, русча, хәтта, төрекчә дә (ялгышмасам) җырлады. Ясалма «ай»га утырып, һавага да менде, биючеләренә кушылып та биеде. Биюче дигәннән, 4 биюче кызлары һәм 2 биюче егетләренә сокланып карап туя алмадым. Сыгылмалы гәүдәләреннән тыш, көчле харизмлы егет-кызлар биредә, үз-үзләрен тотышлары, мимикалары җәлеп итте. Афәрин!

Ничә көн дәвамында Гүзәл – Илдарның тамашасын карарга бик күп сәхнәдәшләре килгән булган икән. Мин барган көнне җырчы Ильвина һәм, әйткәнемчә, юмор остасы Данир Сабировлар бар иде. Ильвина: «Шәһәр кызы буларак, мин элек моңлы итеп җырлый белми идем. Сезнең җырларны тыңлап, хәзер бормалап җырларга өйрәндем», – диде.

Данир Сабиров та нотык тотты. Аның чыгышын видеога төшереп өлгердем. Үзегез карарсыз.

Концерт азагында Уразова барлык тамашачыны бастырып биетте. Дискәтүк сыман. «Кортлар» коелды. Рәхәт булды.

Моннан берничә ел элек Уразова – Хәкимовның Әлмәттәге концертында булган идем мин. Быелгысы бөтенләй башкача – яңача инде. Һәрнәрсәне җиде кат уйлап эшләгәннәре сизелә. Әлеге гаиләгә гел шулай үсештә булуларын телим. Киләсе елларда да барырга исәп, Алла боерса, әйбәт чөнки.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100