Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Без 8 тонналы йөк машинасына сыймыйбыз»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова: «Без 8 тонналы йөк машинасына сыймыйбыз»
"Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразованың сәхнәдә иҗат юлын башлаганга ике дистә ел булган. Шул уңайдан ул зур тамаша-концерт әзерли. Җырчы яңа программага әзерлек видеосын социаль челтәрдә тамашачылары белән уртаклашкан.

Видеода күренгәнчә, җырчы цирк артистларыннан кимен куймаячак. Ул сәхнәгә гадәттәгечә чыкмаячак, ә һава гимнастлары сыман өстән төшәчәк.

«Безнең 20 еллык иҗатыбызда иң зур чара булачак. Бүген язын заказ бирелгән күпсанлы җиһазлар килде. Костюмнарыбызны 8 ателье тегә. Без 8 тонналы йөк машинасына сыймыйбыз.

Зур командабыз иңнәренә авыр йөк төшә. Көн саен репетицияләр, эшлекле очрашулар, видеокамералар...

Без сезнең өчен «текә» программа әзерлибез. Әзерлек бик югары дәрәҗәдә. Элеккеге концертлар турында онытыгыз. Бу – сезнең белән безнең тарихта яңалык. Мин сезгә моны шәхсән вәгъдә итәм», – дип язган җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары тамашага әзерлеккә шаккатмаган. Аларны тексттагы хаталар, җөмлә төзелеше дөрес булмау борчуга салган.

«Сезнең программагыз текстыгыз кебек булмас дип өметләнәм», «Кем язды бу текстны? Аудитория өчен язасыз икән, хатасыз языгыз. Белемле маркетологка акчагыз бардыр инде», «Гүзәлнең иҗатын хөрмәт итүемә карамастан, хаталар күзгә ташлана», «Үз аудиториясенә карата матур түгел» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Төбәкләрдә дә шундый ук тамаша булырмы икән» дип кызыксынучыга «юктыр», «мондый дәрәҗәдәге концерт Казан, Мәскәү һәм Уфада гына булачак» дип җавап язганнар.

Җырчының тугры тамашачысы концертка билет алып куюлары, түземсезлек белән көтүләре, Уразованың тырыш булуы, сәхнәдә беренче көннән алга баруы, беренче булуын да ассызыклап үткән. Татарстанның халык артистын «татар эстрадасының патшабикәсе» дип тә зурлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100