Гүзәл Уразова белән Радик Юльякшин (Элвин Грей) социаль челтәрдәге сәхифәләрендә яңа җырларын тәкъдим итте. Халык аларның «Красивая/Хороший» беренче дуэтын бик яратып кабул иткән иде, премьераны да хуплап алганнар.
Беренче дуэт җырчыларның бер-берсенә үпкәләүләре һәм гаеп тагулары белән тәмамланган иде.
Гүзәл Уразова, елый-елый, Элвин Грейның гаепләвенә җавап бирде: «Бу нинди кабәхәтлек?!»
Җырчылар 6 ел элек булган үпкәне оныткан, хәзер инде алар дус һәм Анна Попова сүзләренә язылган «Бул янымда» җырының көен дә бергәләп иҗат иткәннәр. Димәк, җыр бүлешеп талашасы да булмаячак.
«Радик белән күптән талашкан юк иде», – дип шаярта Уразова яңа җырның премьерасын тәкъдим итеп.
«Безнең яңа дуэт барлык музыкаль мәйданчыкларда. Бу җыр гына түгел, бу – матур тарих. Без аны түземсезлек белән әзерләдек һәм хәзер сезнең белән уртаклашуыбызга шатбыз. Рәхәтләнеп тыңлагыз», – дип яза Элвин Грей социаль челтәрдәге сәхифәсендә.