«Пар алмагач». Бик кызу, бик шәп, бик җитез, бик тиз җыр. Рәсемдә – Илдар абыегыз белән Гүзәл апагызның яшь чагы. Риназ Фазлыйәхмәтов көе. Фикерләрегезне көтеп калабыз, шәпме соң?» – дип тәкъдим иткән иҗади гаилә яңа җырларын.
«Мега талантлы сез», «Татар эстрадасында иң талантлы, матур, тырыш дуэт», – дип комментарийлар һәм смайликлар калдырганнар.
«Пар алмагач, парлы гомер,
Мәхәббәтле бу тормыш.
Ходайдан язылган безгә,
Икебезгә бер язмыш...»