Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов яңа җырларын тәкъдим итте. «Син дә берәү» җырын барлык музыкаль мәйданнардан тыңларга була.
«Безнең җырларны яратып тыңлавыгыз күңелләргә җылы бирә. Бер дулкында булыйк» , – дип язган Гүзәл социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Яңа җырның авторлары – Рәсилә Йосыпова һәм Риназ Фазлыйәхмәтов.
«Син дә берәү,
Мин дә берәү.
Бертигез икебез дә –
Бердәнбер ярым син минем,
Бер йөрәк икебезгә…»