Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка Казан сәхнәсендә кәҗә бүләк иткәннәр

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка Казан сәхнәсендә кәҗә бүләк иткәннәр
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бу көннәрдә Казанда «УНИКС» залында Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның концертлары бара. Шуларның берсендә иҗади гаиләне кәҗәле вә сөтле иткәннәр.

Бер ханым җырчылар янына кәҗә алып чыккан. Бергәләп фотога төшкәч, Илдар кәҗәне гримеркага кертергә куша, әмма ул барырга теләми. «Кәҗә, кәҗә инде, барасы килмәсә – бармый. Кәҗә бүләк иткәннәре юк иде әле», – диешә ирле-хатынлы җырчылар.

Сәхнә артында төркемдәге башка музыкантлар да кәҗә белән таныша. Алар үзара «яңа гитарачы», «юк, бэк-вокалчыдыр бу» диешәләр.

«Кәҗәне нишләтәсез? Шашлык кына ясый күрмәгез инде», – ди берәү сәхнә артында.

«Алла сакласын! Ул бик матур», – ди Гүзәл.

Җырчы виртуаль дусларыннан кәҗәгә исем сайларга ярдәм итүләрен сорый. Алар тәкъдим иткән күпсанлы исемнәр арасында иң отышлысы, җырдагыча, «Күчтәнәч»тер, мөгаен.

Халык арасында бу хәлгә ышанмаучылар да бар, алар сценарийның бер өлешедер дигән фикердә, хәтта бу күренеш бик үк күңеленә ятмаучы аны төшереп калдыруны да сораган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100