Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов тагын бер туйларын ишегалдында үткәргән

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов тагын бер туйларын ишегалдында үткәргән
@guzelurazova

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимовның гаилә коруларына 20 ел! Шул уңайдан эстрада артистлары бу вакыйганы билгеләп үтәргә булган: чын кәләш белән кияү роленә кереп, туй күлмәген киеп, якыннарын җыеп, өйләре янында мәҗлес оештырган. Бу хакта артистлар социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте.

– Безнең ул вакыйгадан шулкадәр күп фото-видео! – дип сүзен башлаган Гүзәл Уразова. – Без синең белән җомга түгел, чәршәмбе көнне өйләнештек. Бүген ял көненә туры килде. 20 ел үткән дә киткән, җаным. Безнең теркәлү 3 сәгать барган иде. Без үзебез генә идек, районда беркем дә чәршәмбе көнне өйләнешми... Шуңа күрә, рәхәтләнеп, 3 сәгать никахыбызны теркәдек! Туганнар, дуслар – барлыгы 100дән артык кеше килгән иде.... Дөресен әйткәндә, бөтен Россиядән килгәннәр иде.

Ул миңа бервакытта да «Гүзәл» дип дәшкәне юк, мин гомер буе аның балачагы булып, «бәбәй» булып яшим, Аллага шөкер. «Бәбәем, мин сине киләсе тормышта да эзләп табып, синең белән өйләнешәчәкмен», – диде. Минем өчен бу – тормышта иң кадерле сүзләр», – ди Гүзәл Уразова.

Сторисларда Гүзәл Уразова Илдар Хәкимов белән бергә җырлаган видеоязмаларын куйган.

Кызлары Эллари белән Камилла матур бүләкләр әзерләгән: «Үзеңнең кулларың белән ясаган бүләк – иң кадерле бүләк», – ди Камилла үзләре ясаган гөл савытына куелган чәчәкләр бүләк итеп. Уллары Самир: «Котлыйм! Сау-сәламәт булыгыз, беркайчан да авырмагыз. Барысы да яхшы булсын», – дип котлый.

Туй мәҗлесенең икенче бүлегендә Гүзәл Уразова күлмәген алмаштырып, үзе генә җырлаган. Бу вакытта Хәкимовлар гаиләсе, якыннары, туганнары бии, кушылып җырлыйлар, күңел ачалар. Шулай ук мәҗлестә туй тортыннан да авыз иткәннәр.

Алга таба бәйрәм таң атканчыга кадәр дәвам иткән. «Бу – туйның ахыры дип уйласагыз, ялгышасыз. Бәйрәм таңга кадәр дәвам итте», – дигән Гүзәл Уразова. Видеода парлар кочаклашып бии.

Туй уңаеннан Гүзәл Уразова ире Илдар Хәкимов белән: «Матур яшәгез, алай-болай булмасын!» – дигән видео да керткән.

«Бөтен кешегә сезнең кебек тормыш итәсе иде ул. Хәзерге вакытта бу бик сирәк күренеш», «гаилә тормышы ал да гөл түгел», «шундый молодцы! Бәхетле булыгыз», «үрнәк тормыш», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100