Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов күршеләрен шаккаттырган

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов күршеләрен шаккаттырган
Владимир Васильев

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов күршеләрен шаккаттырган. Ничек дисезме?

Чәчәк бәйләмнәре белән шыплап тулган лифтта күтәрелгәндә, җырчылар гаиләсенә күршеләре дә ияргән. Бу кадәр чәчәкне чәчәк кибетендә генә күргән абзый, әлбәттә, аптыраган инде. Гүзәл тиз генә «лифтолук» ясап,  телеграм каналына урнаштырган.
«Безнең күрше шокта. Рәхмәт, Казан»,  — дигән ул.
Виртуаль дуслары да Илдар белән Гүзәлнең бу чәчәкләргә лаек булуы турында матур комментарийлар калдырганнар.
«Гүзәлкәем, җырыгыз, моңыгыз, гадилегегез тартып тора. Яратабыз. Һәр концертыгыздан тәм, ямь, ләззәт алып кайтабыз. Син күрсәтсәң игелек — килер хөрмәт өелеп»,  — дигән бер мәкаль бар. Булдырасыз»;
«Сез супер. Балаларыгыз сөендерсен. Тапкан малларыгызның рәхәтен күрегез»,  — дип язганнар.
«И, бигрәк күп. Шунда эшләгән кешеләргә, тегеңә-моңа таратып кайтырга булмый идеме? Барыбер ике көннән ташлыйсыз бит.  Ә болай кеше сөенер иде»,  — дип тәмсез сүзен язучы да бар.
Ә бер виртуаль дуслары Гүзәлдән: «Сез бит үз йортыгыз белән яшисез. Лифт каян килде?»  — дип сораган. Гүзәл Уразова сорауны җавапсыз калдырган. 

Гүзәл Уразованың телеграм каналыннан

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100