Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев - Гүзәл Уразованың алып баручысы?

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев - Гүзәл Уразованың алып баручысы?
Гүзәл Уразованың шәхси аккаунтыннан

Ике җырчы кулларына каләм һәм кәгазь тотып, җитди кыяфәт белән нидер планлаштырып, сөйләшеп утырган видео Гүзәлнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә пәйда булды.

Бу видеоны Илдар Хәкимов төшергән. Бактың исә, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның киләсе егерме еллык юбилей концертының программасын төзешергә Фирдүснең бары тик ярдәм итеп ятуы икән. Белмәүчеләр өчен тагын бер факт: моннан күп еллар элек Фирдүс җырчы гаиләнең концертларында алып баручы булып та эшләгән.

«Хезмәттәшләрем Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның иҗат юлларына егерме ел була икән, дуслар. Бергә эшләгән 2008-2009 елларны искә төшердек әле. Ике ел алып баручы булып эшләгән идем. Гомер узган да киткән… Матур гына программа төзеп ятабыз менә. Җәмәгать, ничек уйлыйсыз, Гүзәл белән икәү төзегән программа «мощно» булырмы икән, безгә ышанасызмы-юкмы?» – дип көлгән Фирдүс телефон камерасына карап.

«Кәнишне сезгә ышанабыз», «Иң яраткан җырчыларым», «Хәтәр шәп булачак, димәк», «Фирдүс булган җирдә шәп була инде!» – дип ышаныч белдергәннәр Гүзәлнең виртуаль дуслары.

«Сабантуй» дигән концертларына беренче тапкыр барган идем. Минем өчен иң истә калган, иң кызык, иң көлкеле, иң якты концерт шул булган иде», «Гүзәл Уразова Апас районына килгән иде концерт белән. Фирдүс Тямаев алып баручы иде. Ул беренче «Язмыштан юк узмыш» җырын җырлаган иде анда. Бүгенгедәй исемдә әле», «Фирдүсне мин дә беренче тапкыр Уразовалар концертында күргән идем. Кызык итеп уен уйнаткан иде ул, шул истә калган. Вәт ут егет бу дип шаккатып калган идек», «Миңа бик тә ошаган иде Фирдүснең концерт алып баруы», – дип ул елларны искә алган иҗади гаиләнең ничәмә-ничә еллар тугры тамашачысы.

«Сезгә бергә берәр дуэт яздырырга кирәк. Текә булачак», – дип тәкъдим иткән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100