news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән Элвин Грей дуслашкан

news_top
Гүзәл Уразова белән Элвин Грей дуслашкан
"Татар-информ" архивы

Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова шау-шулы конфликттан соң дуслашканнар. Музыкант сәхнәдәге хезмәттәше белән бергә төшкән фото урнаштырган. Фото Нефтеюганскида төшерелгән. Артистлар анда гастрольдә булган. Элвин Грей аңлатканча, алар иртәнге аш вакытында бер өстәл артында утырганнар.

Фото: © mybashkortostan.ru

Гүзәл Уразова исә үзенең социаль челтәр сәхифәсендә концерттан видео куйган, дип яза «Мой Башкортостан». Анда ул Элвин Грей белән «Красивая и хороший» җырын башкара. «Элвин Грей белән күптән бу җырны башкарган юк. Хит бит, килешәсезме?» – дип сорау биргән ул язылучыларына.

Исегезгә төшерәбез, татар – башкорт эстрадасы йолдызлары арасында конфликт 2018 елда чыккан иде. Ул вакытта җырчылар «Красивая и хороший» җырын бүлеште.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар