Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова белән бер бала сәхнәдә икәүләшеп елаганнар...

Җырчының “Онытмагыз безне” дигән җырыннан соң чәчәк бәйләме бирергә дип менгән Булат исемле баланың күңеле тулган.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова белән бер бала сәхнәдә икәүләшеп елаганнар...
Видеодан скриншот

Бактың исә, ул җырчыга чәчәк бирергә генә түгел, ә сәхнәдән әнисенә рәхмәт сүзләре әйтергә дип тә менгән икән. “Әни, мин сине бик яратам. Рәхмәт сиңа бик зур!” – дигән малайның бугазына төер тыгылган, күңеле тулган. Бу мизгелләрдә Гүзәл үзе дә елап җибәргән һәм: “Минем дә әти-әнием монда утыра бит, Булат. Икәүләшеп елашып тормыйк инде”, – дигән.

Әлеге күренеш нечкә күңелле кешеләрне дә елаткан. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә бик мәгънәле итеп болай язган:

“Кемдер: “Ник елый бу малай?” – дияр, кемдер: “Афәрин! Изге җанлы бала, кешелекле икәне күренә”, – дияр. Кемдер, кырт кисеп, егет кеше елап тормаска тиеш, дип әйтер.

Без әлеге егеткә, аны тәрбияләгән әнисенә сокландык. Бигрәк нечкә күңелле, сизгер, эчкерсез бала. Бүгенге көндә андыйлар дефицит. Зу-у-ур егет булып өлгергәч тә, чиста күңелле булып калса иде.

Ни булса да, без ул күргәнне күрмәдек, аның урынында булмадык, хис-кичерешләрен белмибез. Иң мөһиме - барысы да яхшы булсын. Үз анасына булган рәхмәтен шулай зур сәхнәгә чыгып, күз яшьләре аша җиткергән балага да, шундый егет үстергән анага да бәхетле гомер телик”.

Гүзәлнең виртуаль дуслары да аның белән килешкән. “Барыбызны да елатты бу балакай”, “Бигрәк нечкә күңелле, миһербанлы бала”, “Изге җанлы, шәфкатьле сабый”, “Чынлап та, бүгенге көндә мондый балалар бик әз”, “Бәхете булсын!” – кебек җылы комментарийлар калдырганнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100