Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тупачым» - Гүзәл Уразова авылларга багышлап җырлар яздыра башлаган

news_top_970_100
«Тупачым» - Гүзәл Уразова авылларга багышлап җырлар яздыра башлаган
"Татар-информ" архивы

Гүзәл Уразова Минзәлә районының Тупач авылына багышлап җыр яздырган.

«Тупачым» җырының сүзләрен Нурия Салихова,  ә көен Илдус Дәүләнов язган.

Җырчы яңа иҗат җимешенең авторларына рәхмәт белдергән һәм тагын бер авыл турында җыр яздырырга вәгъдә иткән.

«Тагын нинди авыл турында җыр яздырыйк? Иң күп лайк җыйган авылга багышлап матур җыр эшләрбез», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге битендә.

Әлбәттә, һәр авыл баласы үзенең туган ягы турында җыр ишетергә теләвен белдереп комментарий калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100