Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова авыл Сабан туйларына яңа, бик кыйммәтле «ЛИ» машинасында бармаган

news_top_970_100
Гүзәл Уразова авыл Сабан туйларына яңа, бик кыйммәтле «ЛИ» машинасында бармаган

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов 2023 елгы Сабантуйлар сезонында Буа районында, Теләче, Тукай, Актаныш районнарында яшәүче авыл кешеләренең күңелен күргән. Гүзәл Уразова социаль челтәрдә сөйләвенчә, бәйрәмнәр бик күңелле үткән. 4 Сабан туена да халык бик күп килгән.

«Интертат» шунысына игътибар итте: җырчылар, күптән түгел генә алган, яңа, бик кыйммәтле машиналарын калдырып, авыл халкы янына арзанлырак машинада килгән… 

Әле күптән түгел генә Гүзәл Уразова үзенең «беренчеләрдән булып» өр-яңа маркалы машина – «ЛИ» электрокары сатып алуын хәбәр иткән иде. Кытайда премиаль класс саналган LI маркалы машиналарны бүгенге көндә Мәскәүдә дә сата башладылар, аларның бәясе 6 миллион 250 мең сумнан башлана, уртача 8-9 миллион тирәсе. Уразова сүзләренчә, бу машинаның эче космик корабльне хәтерләтә, салонда холодильник та, микродулкынлы мич тә бар. «ЛИ» электромобиле электр энергиясеннән генә түгел, ә бензиннан электр энергиясе ала торган итеп тә ясалган, 20 минут эчендә «зарядка» җыя ала. Li L9 машиналары BMW X7, Mercedes-Benz GLS һәм Range Rover автомобильләренә конкурент санала.

Видеода Уразова бу машинасын ярты ел көтүен, 20 ел элек Россиядә ясалган «уникеле» маркалы машинадан башлауларын да әйтә.

Уразова яңа машиналарын кемнән алганнарын да язып, номерларын куйган. Димәк, социаль челтәрдә 643 мең язылучысы булган җырчы Кытай брендына яхшы гына реклама эшләде, әмма гаилә бәйрәмнәргә элеккеге машиналарында йөрүен дәвам итә. Сорау туа: Гүзәл Уразова бу машинаны «сатып алдым» дип халыкны алдап, реклама эшләдеме, әллә инде авылларда электромобильгә «зарядка» табылмас дип курыктылармы, ә бәлки, авыл халкына байлыкларын – «космик корабль»ләрен күрсәтәселәре килмәгәнме? Кыйммәтле машиналарын гараждан чыгармыйча гына, саклап кына тотулары да бар...

Ничек кенә булмасын, әгәр дә гаилә чыннан да яңа автомобиль сатып алган икән – аларны котлыйбыз, ә реклама төшерү өчен генә «алдым» дип сөйләнгән булса, алданучыларга караганда, алдаучылар кызганычрак та әле...

 

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 июнь 2023
    Исемсез
    Сез дә реклама ясагансыз килеп чыга ич инде😅. Алса алгандыр, йөрсә , гаражында торса да безгә нигә инде ул?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100