Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова әтисе турында: «Җиңел машина алам дип җыйган акчагыз «янгач»...»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова әтисе турында: «Җиңел машина алам дип җыйган акчагыз «янгач»...»
Социаль челтәрләр

Җырчы Гүзәл Уразова әтисе Әскәр абыйны, бик тә җылы итеп, 65 яшьлек юбилее белән тәбрик иткән.

«Әтисе кызы, диләр мине. Охшаганмынмы?

Бүген әтиемнең зур юбилее, аңа 65 яшь. Юбилеең котлы булсын, әтием!
Балалар, оныклар бәхете күреп яшә. Ә син шулай итәсең дә. Көне-төне оныкларың синең өстә. Мәктәп, балалар бакчасы, түгәрәкләр... Балаларны укырга йөртү, өлешчә тәрбия бирү – сезнең өстә.

Үзем дә кечкенәдән гел синең яныңда булдым. 3 яшьтән «КамАЗ» машинаңда синең белән эшкә йөргәнмен. Син миңа биргән тәрбия, үгет-нәсыйхәт белән үстем, әти! Минем тууымны ишеткәч тә: «Минем Гүзәлем туды!» – дип сөенче алып йөргәнсең. Исемне дә син кушкансың!

Үзеңә гомер буе җиңел машина алам дип хыялланып җыйган акчагыз «янгач» (ул вакытта хәерчегә җил каршы), мин сорый торган фортепиано алып бирдегез. Гомеремдә онытмыйм сезнең изгелекне. Безгә булсын дип яшәдегез, үзегезгә артыгын алырга мөмкинлегегез дә булмады. Мин моны хәзер бик яхшы аңлыйм.

Яратам сине! Озын-озак еллар безне сөендереп яшә әле, әти! Сиң – безнең өебезнең терәге. Кимчелекләремне берүк гафу итә күр. Туган көнең котлы булсын Уразов Әскәр Марселович», – дип яза җырчы якын кешесе турында.

«Подписчик»лары да Гүзәл Уразованың әтисенә озын гомер, саулык, бәхетле картлык теләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100