Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова үзен бәхетле итүче биш сәбәпне атаган

news_top_970_100
Гүзәл Уразова үзен бәхетле итүче биш сәбәпне атаган
"Татар-информ" архивы

Җырчы – татар эстрадасында иң якты йолдызларның берсе. Гаиләсендә дүрт нарасыеның назлы әнисе, ире Илдар Хәкимов өчен яраткан тормыш иптәше. Бәхетле дими мөмкин түгел, күзләр тимәсен. Гүзәл үзе бәхетле булуының серен социаль челтәрдәге сәхифәсендә ачкан.

«Минем өчен тормышта бәхетле булу өчен биш иң мөһим бертигез кадерле әйберләр:

1. Балаларым, тормышымның яшәү мәгънәсе. Аларны сәламәт һәм бәхетле итеп күрү – иң зур бәхет. Моның өчен мин барлык көчемне бирәм.

2. Янымда яраткан, мине аңлаган, миңа көч бирүче, канатландыручы, яшәргә дәрт иңнәремә канат куюы ирем булуы. Аннан башка әлеге тормышымны күз алдыма китерә алмыйм.

3. Яраткан һөнәрем мине тагын да бәхетле итә. Кайбер кешеләр килеп: «Гүзәл! Мин бит синең җырларны тыңлап, үлемнән калдым», – дип әйтәләр. Димәк, мин юкка гына яшәмим, юкка гына җырламыйм.

4. Әти-әнием янымда. Алар минем терәкләрем. Аларның исәнлеге, сәламәт булулары минем өчен зур бәхет. Әти-әни исән чагында без – балалар.

5. Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә алам. Аларга ярдәм иткән саен Аллаһы юлымны ача. Чын күңелдән булганга ача», – дип уртаклашкан Гүзәл үзе өчен иң кадерле кыйммәтләр турында.

«Чынлап та, сез бик бәхетле кеше икәнсез. Алдагы тормышыгыз да шулай бәхетле булсын», «Иң мөһиме, Ходай исәнлектән аермасын», «Бик дөрес ,саф сүзләр!», «Сезгә, сезнең гаиләгезгә сокланабыз», – дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.

«Безнең авылыбызда мәчет төзелешендә ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт», – дип язып калдырган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100