
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Татарстан Республикасы Рәисен сайлауга барган.
Җырчы сайлау участогына әнисе белән килгән. Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Әни белән җитәкләшеп бардык бүген сайлауга» дигән язу белән фото урнаштырган.
Тавыш биргәннән соң, ул: «Булды, тәртип», – дип язып куйган. Соңыннан участокта эшләүче хатын-кызлар белән истәлеккә фотога да төшкән. Аннан җырчы «Казан» гаилә үзәге янына чыгыш ясарга киткән.